ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тамара Федорова «Игелекле» балалар сәламәтләндерү лагеренда җәмәгать контроле уздырды

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

16 июльдә «Добрый» («Игелекле») балалар сәламәтләндерү лагерена балаларның ялын оештыру мәсьәләләрен өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Гөлзада Әхмәрова килделәр.

05.07.2025 алып 22.07.2025 кадәр «Игелекле» стационар балаларны савыктыру лагере базасында иреклелек (волонтерлык) белән шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Игелек экологиясе» дип аталган 18 көнлек смена. Смена волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек катнашучылар өчен.

Биектау районында урнашкан «Игелекле» балаларны савыктыру лагере РФдә уникаль һәм хәзерге вакытта бердәнбер ирекле балалар лагере булып тора. База Казаннан 14 чакрым ераклыктагы яшел массивта урнашкан, ел саен Татарстанның төрле районнарыннан укучыларны кабул итә. Лагерь балаларның интеллектуаль сәләтләрен, иҗади талантларын үстерүгә һәм физик сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән төрле белем бирү, мәдәни һәм спорт программаларын тәкъдим итә.

Комиссия лагерь хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде, урнаштыру шартларының сыйфатын, янгынга һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның яхшы дәрәҗәдә икәнен, шулай ук балаларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итә торган уңай атмосфераны билгеләп үтте. Педагогик коллективның балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда актив катнашуы һәм һәр бала өчен үзен күрсәтә алсын өчен шартлар тудырылуы билгеләп үтелде.

Лагерьда төзекләндерелгән корпуслар, 120 кеше сыйдырышлы ашханә, актлар залы, мәдәни-ял итү өчен бүлмәләр, штатлы психолог белән индивидуаль һәм төркемле консультацияләр өчен психологик бушану бүлмәсе, балаларга тарих һәм мәдәниятне өйрәтү өчен волонтерлык тарихы турында бәян итә торган экспонатлары һәм фотосурәтләре булган волонтерлык тарихы музее, спорт һәм уен мәйданчыклары бар. Биналарның җиһазлары нормаларга туры килә. Медицина ярдәменнән тәүлек буе файдаланып була.

Укучыларның яшәү шартларын яхшырту өчен комиссия түбәндәге төп аспектларны карады: укучыларның яшәү шартларын оештыру, туклану сыйфаты, медицина ярдәме. Көндәлек менюның норматив таләпләргә туры киләме икәнлеге, кирәкле медикаментларның булу-булмавы өйрәнелде. Лагерьның санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе бар, күзәтчелек органнары тикшерүен узган.

Лагерь проектында заманча куркынычсызлык һәм уңайлылык таләпләренә туры китереп яңа объектлар төзү планлаштырыла.

Комиссия иреклелек (волонтерлык) белән шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Игелек экологиясе» экологик смена программасының эчтәлеген өйрәнде. Программа 18 көнлек смена форматында тормышка ашырыла, ул табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә һәм экологик фикерләүне үстерүне тәэмин итүгә, шулай ук экологик тәрбия аша якыннарыбыз белән эмпатия һәм үзара эш итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Программаның максаты – Татарстан Республикасында балаларның волонтерлык хәрәкәтен үстерү өчен шартлар тудыру һәм яшьләрнең үз юлын, шөгылен табарга ярдәм итү. Программаның мөһим өлеше булып тәрбия-үстерү өлеше тора, аңа гражданлык-патриотик, экологик, әхлакый-эстетик юнәлешләр буенча көндезге һәм кичке форматтагы ял һәм күңел ачу чаралары керә.

Сменаның партнерлары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстанның төбәк медиакомпаниясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте.

Әлеге лагерьда булу Татарстан Республикасында балалар лагерьларының югары дәрәҗәдә әзерләнүен һәм оештырылуын раслады.

Киңәшләр: яшәү шартларының сыйфатын контрольдә тоту, биналарда гигиена кагыйдәләрен һәм санитария нормаларын үтәү, лагерь биналарының һәм корылмаларының техник торышын даими тикшерү, балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау буенча эшне дәвам итәргә. Туклану нормаларының үтәлешен һәм китерелә торган продуктларның сыйфатын күзәтүне дәвам итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International