«Шәһәр детальләрдә: тере мирас» Бөтенроссия конкурсы

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура буенча комиссиясе, Россия шәһәрләре берлеге территорияләрне үстерү ассоциациясе белән берлектә Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә «Живоенаследие.рф» платформасында уздырыла торган «Шәһәр детальләрдә: тере мирас» Бөтенроссия конкурсын уздыру инициативасы белән чыкты.

Конкурс тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булып, Россия шәһәрләренең индивидуаль йөзен формалаштыручы, җирле бергәлекләрнең тарихи хәтерен саклауда мөһим элемент булып хезмәт итүче һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү проектларына интеграцияләнергә мөмкин булган шәһәр мохитенең локаль объектларын ачыклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурсны уздыру Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр һәм перспективада 2036 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы Указында билгеләнгән бурычларга туры килә, шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Конкурста катнашуга өч категория катнашучы чакырыла:

– физик затлар: балигъ булган Россия гражданнары, актив шәһәрлеләр, туган якны өйрәнүчеләр, блогерлар, дизайнерлар, архитектура югары уку йортлары студентлары һәм мирасны саклау буенча экспертларны да кертеп, алар аерым да, төркемнәр составында да катнаша ала;

– юридик затлар –коммерцияле булмаган оешмалар, моңа дәүләт һәм муниципаль мәгариф, мәдәният һәм төзекләндерү учреждениеләре, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр керә;

– җирле үзидарә органнары –муниципаль берәмлекләрнең администрацияләре һәм вәкиллекле органнары.

Гаризалар Конкурсның рәсми сайты аша 2025 елның 3 июненнән 1 августына кадәр кабул ителә https://городвдеталях.живоенаследие.рф/.

Конкурс эшләре өч форматта кабул ителә:

– 3 минутка кадәр дәвамлылыктагы 300 Мб тан артмаган видеороликлар MP4 форматында тәкъдим ителергә тиеш;

– фотосурәтләр JPG, JPEG яки PNG форматында максималь зурлыгы 10 МБ булган файлда кабул ителә;

– 7 000 гә кадәр билге күләмендәге текст эсселары DOC форматында тәкъдим ителергә тиеш.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның августында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумы кысаларында Пермь шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International