Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзалары җәйге лагерьларга җәмәгать контроле үткәрде

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

2025 елның 18-20 июнендә Азнакай районында балаларның ялын оештыру мониторингы кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары ведомствоара муниципаль комиссия эшендә катнашты. Ике көндә белгечләр берничә балалар лагеренда: «Солнышко» сәламәтләндерү лагеренда, «Турист» палаткалы лагеренда, шулай ук Азнакай шәһәрендә, Актүбә бистәсендә, Мәлбагыш һәм К.Елга авылларындагы мәктәп яны лагерьларында булдылар.

Барлык учреждениеләр дә закон таләпләренә туры килә һәм Роспотребнадзорның тиешле бәяләмәләренә ия. Санитария-гигиена торышы, туклануны оештыру һәм эчү режимын үтәү уңай бәя алды.

Лагерьларда төрле категориядәге балалар ял итә, шул исәптән күп балалы, аз керемле һәм социаль  якланмаган гаиләләрдәге балалар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балалар.

Лагерь программасы бай һәм күптөрле: бассейн, экскурсияләр, спорт һәм мәдәни чаралар, «Мәктәптә кинодәресләр» проекты — болар барысы да балаларның төрле яклап үсешенә  һәм кызыклы итеп ял итүенә ярдәм итә.

Комиссия оештыруның югары дәрәҗәдә икәнен билгеләп үтте: Азнакай районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе сыйфатлы һәм тулы җаваплылык белән үткәрелә, үсеп килүче буын өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International