ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов җитәкләгән «ТР күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасының «Күбрәк бала табып шәп яшәргә. Икенчесе артыннан барабыз!» проекты «Киләчәк – ул без» Бөтенроссия иң яхшы социаль практикалар конкурсында Татарстаннан бердәнбер җиңүче булды.
Конкурс илебезнең төрле почмакларындагы гаиләләргә ярдәм итү өчен инновацион корал булырга сәләтле иң яхшы идеяләрне табу һәм тәкъдим итү өчен булдырылган. Гаризалар кабул ителгән дүрт ай эчендә конкурста катнашуга күп балалы гаиләләрнең 130 оешмасы һәм берләшмәсе, шулай ук шәхси мөрәҗәгать итүчеләр — барлыгы 70 төбәктән җәлеп ителгән.
Җиңү яулаган проектларның авторлары 9-10 июльдә Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә узачак «Күп балалы Россия» күп балалы гаиләләр Форумына махсус чакыруга ия булды. «ТР Күп балалы гаиләләр» төбәк иҗтимагый оешмасының ике хезмәткәреннән торган делегация Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.
Җиңүче практикларның тулы исемлеге конкурсның сәхифәсендә: https://многодетные-семьи.рф/konkurspraktik