2025 елның 21 июнендә Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы сугышчылар өчен чираттагы «Мәрхәмәтле экскурсия» уздырылды. ТР Иҗтимагый палатасының ышанычлы партнерлары «Буревестник» транспорт компаниясе һәм «Интеграция» инвалидлар төбәк иҗтимагый җәмгыяте (Павел Кочкарев) сугышчыларга экскурсия оештыруда ярдәмгә килде, уңайлы туристик автобус һәм коляскалар өчен махсус җиһазландырылган автобусны бушлай бирделәр.
Инна Кертанова һәм Ләйлә Туфетулова экскурсияне алып барды. Чараны уздыруда шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм аппарат хезмәткәрләре белән бергә «Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкиле һәм Җиңү волонтерлары катнашты.
Экскурсия вакытында шәһәрнең тарихи истәлекле урыннары белән таныштырдылар, Казанның искиткеч күренешләрен тамаша кылырга мөмкин булды. Фотограф сугышчыларның сурәтләрен ясады, егетләр үзләре дә күп итеп фотога төшкәннәр, ул сурәтләрне шундук башка төбәкләргә туганнарына һәм якыннарына җибәргәннәр.
Егетләр Казанның матур урыннарын рәхәтләнеп күзәтеп йөрде һәм истәлеккә дип Казан Кремлендә үзләре ошаткан сувенирларны алдылар.