2025 елның 25 июнендә Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе тарафыннан балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.
Бу мәсьәлә буенча «кайнар линия», гадәттәгечә, ата-аналарда кызыксыну уята. Еш бирелә торган сораулар балаларны тукландыруны оештыруга кагылды, бигрәк тә билгеле бер диеталарны үтәүне таләп итүче медицина диагнозы булган балаларны тукландыру мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җәйге сменалар оештыру буенча да сораулар яңгырады.
Килеп туган вәзгыять аркасында ата-аналарны балаларның иминлеген оештыру, медицина персоналы белән тәэмин итү һәм сәламәтлекне саклау, ата-аналарның лагерьларга барып кайту мөмкинлекләре, шулай ук ташламалы юлламалар алу һәм аларга караган категорияләр мәсьәләләре кызыксындырды. Сәгать ярым эшләү дәверендә «кайнар линия»гә 30 дан артык шалтырату булган, аларның барысына да телдән җавап бирелгән.
Респондентларның киң географиясе билгеләп үтелде: сораулар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Саба, Биектау муниципаль районнарыннан килде.
Балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруның җәйге кампаниясе турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова, «Лето» («Җәй») балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Нина Шимина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова, Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина, «Ял» шәһәр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Константин Крайнов, ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе урынбасары Наталья Фролова җавап бирде.