2025 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Федорова Тамара Трофимовна Владимир Даль исемендәге Луганск дәүләт университеты базасында узган «Донбасс университетларын үстерүнең стратегик ориентиры буларак инклюзив мәдәни-мәгариф киңлеген формалаштыру» дигән темага түгәрәк өстәлдә катнашты.
Чара Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының югары белем һәм фәнне үстерү комиссиясе тарафыннан Луганск дәүләт университеты белән берлектә оештырылды. Түгәрәк өстәлнең модераторлары Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының югары белем һәм фәнне үстерү комиссиясе әгъзасы, Владимир Даль исемендәге Луганск дәүләт университеты ректоры Виктор Рябичев һәм Луганск дәүләт университетының индустриаль-педагогик әзерлек кафедрасы мөдире Надежда Фунтикова иде.
Түгәрәк өстәл эшендә Луганск һәм Донецк Халык Республикаларының иҗтимагый палаталары рәисе һәм әгъзалары, Луганск Халык республикасы халык Советы депутатлары, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Россия Федерациясенең югары белем бирү мәгариф оешмалары вәкилләре, ресурс укыту-методик үзәкләр челтәре вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында Россия Федерациясенең яңа регионнары университетларын үстерү стратегиясе контекстында инклюзив югары белем бирүне үстерүнең төп юнәлешләре һәм проблемалары һәм аларның Россия фәнни-мәгариф киңлегенә интеграциясе турында фикер алыштылар. Заманча җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше буларак инклюзив сәясәт һәм мәдәниятне гамәлгә ашыру стратегиясен формалаштырып, инклюзив практикаларны эшләү һәм сынау тәҗрибәсе белән уртаклашуның максатка ярашлы булуы билгеләп үтелде.
Очрашуда катнашучылар инвалидлык һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга һөнәри юнәлеш бирүне оештыру ысуллары турында фикер алыштылар, заманча университетның мәгариф киңлегендә инклюзив сәясәтне гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен карадылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны ресоциальләштерү буенча шартлар тудыру өчен социаль һәм мәгариф технологияләре темасын күтәрделәр.