12 июньгә кадәр сез республикада нинди җәмәгать киңлекләрен төзекләндерергә, сезнең йорт янында яңа парк яки эш урыны каршындагы яр буе барлыкка килү-килмәвен сайлый аласыз.
Парк, сквер һәм башка ял итү зоналарының берсе өчен үз тавышыңны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында бирергә мөмкин.
Тавыш бирү «Инфраструктура яшәр өчен» милли проекты кысаларында үткәрелә. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Катнашучылар, җәмәгать пространстволарын сайлаудан тыш, үзгәртеп корылган зоналар турында фикер калдыра һәм шәһәр мохитенә кагылышлы сорауларга җавап бирә ала.
2025 елда Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасына 10 ел тулды. Бу вакыт эчендә шәһәрләрдә һәм авылларда йөзләгән парклар, скверлар, яр буйлары, вакытны күңелле итеп үткәрү һәм яңа тормыш сыйфаты бирә торган урыннар барлыкка килде.
Әйдәгез, бергәләп Татарстан паркларын тагын да яхшырак итик!