30 айдан артык Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә «Виктория» төркеме волонтерлары көн саен 2 сменада маскировка челтәрләре үрә.
Махсус хәрби операция зонасына 700дән артык челтәр җибәрелгән. Шулай ук бөркәнү плащлары, эчке киемнәр, юрганнар тегәләр. Халык белән гуманитар ярдәм кабул итү һәм җибәрү буенча эш алып барыла.
Без бергәләп Җиңүне якынайтабыз!


