Азнакай муниципаль районы Иҗтимагый советы әгъзалары авыл җирлекләренең торышын бәяләү буенча конкурсның күчмә этабында катнаштылар

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Азнакай муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары авыл җирлекләренең торышын бәяләү буенча конкурсның күчмә этабында катнаштылар.

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы ишегалды» һәм «Иң яхшы авыл старостасы» исемнәренә конкурс кысаларында күчмә рәвештә конкурсантларны бәяләү булды. Чарада Азнакай районының Иҗтимагый советы әгъзалары, хакимият һәм җирле җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Катнашучылар пөхтә территорияләрне, төзекләндерелгән ишегалларын, төрле йорт яны кишәрлекләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны нәтиҗәле алып бару үрнәкләрен күрсәттеләр. Экологиягә, тәртипкә, традицияләрне һәм актив гражданлык позициясен саклауга аерым игътибар бирелде.

Үзләренең битараф булмавы һәм инициативалылыгы белән халыкны рухландырган һәм территорияләрне үстерүгә ярдәм иткән авыл җирлекләре Башлыкларына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Иҗтимагый совет әгъзалары катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм мондый конкурслар авылда тормыш сыйфатын күтәреп кенә калмыйча, туган җиребез белән горурлану хисен дә ныгытачагына ышаныч белдерде. Нәтиҗәләр Сабан туе – 2025 бәйрәмендә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International