«Добросайт 2025» конкурсы коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген үстерү һәм таныту өчен цифрлы инструментлар бирәчәк

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Конкурсның максаты: коммерцияле булмаган оешмаларга, үз эшчәнлекләрен үстерү һәм таныту өчен заманча цифрлы кораллар биреп, ярдәм күрсәтү

Гаризалар бирү вакыты: 2025 елның 30 июненә кадәр

Кемнәр өчен:  Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар

Җиңүчеләр түбәндәгеләргә ия булачак:

  • Заманча дизайнлы әзер адаптив сайт.
  • Төп бүлекләр: «Безнең турында», «Проектлар» «Яңалыклар», «Контактлар», кире элемтә формасы.
  • Контент белән идарә итү буенча инструкция.

Конкурсның партнеры –  Dev and Tech Studio веб-студиясе техник шартлар тәэмин итәчәк һәм 12 җиңүче өчен тулы кыйммәтле интернет-сайтлар эшләячәк.

Тулырак мәгълүмат һәм сылтама буенча гаризалар бирү – https://dobrolab.club/project/dobrosajt-2025/

Оештыручы: «Лаборатория добра» («Игелек лабораториясе») хәйрия фонды – https://dobrolab.club/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International