Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсендә поезд һәлакәте нәтиҗәсендә якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.
«Татарстанлылар һәлак булганнарның якыннарының югалту газабын ихластан уртаклаша. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телибез. Балалары хастаханәгә эләккән ата-аналарга аерым ярдәм сүзләре», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.
«Бу авыр вакытны Сезнең белән уртаклашабыз, Александр Васильевич. Татарстан кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», – дип мөрәҗәгать итте ул Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомазга.
Брянск өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде.