ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тамара Федорова Кайбыч районында «Нечкәбил» республика фестиваленең зона этабында катнашты

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова Кайбыч муниципаль районында «Нечкәбил» республика фестиваленең зона этабында катнашты.

«Нечкәбил» Ана һәм гаилә матурлыгы конкурсы – киң масштаблы социаль-мәдәни Республика проекты, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә. Ул Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, Ана булуны, гаиләдә һәм җәмгыятьтә Атаның абруен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Проект гамәлдә булган 20 ел эчендә анда Татарстанның 7000нән артык гаиләсе катнашты.

Район ветераннарының фольклор ансамбле «Нечкәбил» фестиваленең зона этабы жюри һәм кунакларын татарча биеп һәм җырлап каршы алды.

Проект ныклы гаилә турында фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәлдән башланды. Анда ныклы гаиләләр – алты муниципаль районның (Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч) «Нечкәбил» конкурсының зона турында катнашучылар, иҗтимагый оешмалар һәм район хакимияте вәкилләре катнашты. 

Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова сәламләде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова «Гаилә – Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге нигезе» темасына түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады.

Социология фәннәре докторы, профессор, «Россия гаиләсе» милли иҗтимагый комитетының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Лидия Карцева «21 нче гасырның беренче чиреге ахырына гаилә кемгә һәм нинди кирәк?» дигән фараз белән чыгыш ясады».

Кайбыч районы балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева туганлык мөнәсәбәтләрен саклау һәм ныгыту, гаилә тарихын һәм традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Зур Кайбычтан үзмәшгуль Рамилә Миңнуллина гаилә бизнесы, уңыш тарихы һәм алынган сабаклары турында сөйләде.

«Вера. Надежда. Любовь» («Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт») гаилә кыйммәтләрен сакларга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева үзенең чыгышында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүдә коммерцияле булмаган оешмаларның ролен билгеләп үтте.

Түгәрәк өстәл кысаларында тәҗрибә, гаилә тәрбиясе һәм патриотизм, гаилә мәдәнияте традицияләре, шәфкатьлелек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аннары катнашучылар үз гаиләләрен видеороликлар аша күрсәтте, гаилә рецептлары һәм традицияләре белән уртаклаштылар, әңгәмә үткәрделәр. Чарага быел гаилә юбилеен билгеләп үтүче гаиләләр чакырылган иде. Аларга «Крепкая семья» («Ныклы гаилә») Федераль гаилә проектыннан дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International