2025 елның 30 маенда узган социаль сәясәт комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында депутатлар республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга югары бәя бирделәр. Утырыш эшендә катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмаска һәм студентлар өчен җәйге ял оештыру белән шөгыльләнергә чакырды.
Утырышның башлангыч өлешендә социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә республика парламентының профильле комитетлары зур әһәмият бирә. «Яшьләр эшләре буенча Министрлык, мәгариф һәм фән Министрлыгы, депутатларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә оештыру дәрәҗәсе күтәрелә, бу юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеге яхшыра», – диде ул.
Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда 154,5 мең бала ялын оештыру планлаштырыла. Шуларның 66 меңнән артыгы – 119 балаларны савыктыру лагеренда, 7,7 меңе – 11 шифаханә-курорт учреждениесендә, 12,5 меңе – 39 палатка тибындагы лагерьда, 57 меңе – 850 көндезге лагерьда (мәктәп яны) һәм 11,3 меңе –601 хезмәт һәм ял лагеренда ял итәчәк.
Иминлекне тәэмин итү максатларында барлык савыктыру учреждениеләрендә «Иминлек паспорты» булганда гына файдалануга рөхсәт ителә. Бу максатларга ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирелә. 2025 елда финанслау 29,84 млн. сум тәшкил итәчәк.
2019 - 2024 елларда «Җәй – балаларга» капиталь ремонт программасы кысаларында 6,9 млрд сумлык 43 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде, реконструкцияләнде һәм төзелде. 2025 елда балаларны савыктыру лагерьларын реновацияләү программасы дәвам итә – программага 14 муниципаль берәмлектән 19 лагерь кертелгән. Балаларны сәламәтләндерү лагерена керү юлларын реконструкцияләү дәвам итә. Биш ел эчендә 1,4 млрд сумлык 80 чакрым юл ремонтланган. 2025 елда 6 юлны 250 млн сумга төзекләндерү планлаштырыла.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, бу мәсьәләне карап тикшерүгә йомгак ясап, студент яшьләр өчен җәйге ял лагерьлары булдыру мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте. «Татарстанда 150 меңгә якын студент укый, – дип искәртте ул. – Бу зур аудитория өчен махсус студентлар, яшьләр лагерьлары булдыру максатка ярашлы булыр иде. Мондый учреждениеләрнең профориентация тематикасы турында уйларга кирәк булачак».
Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгения Коцарь катнашты.