ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстанның талантлы мәктәп укучыларын –  Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне, шулай ук аларның педагогларын һәм остазларын бүләкләү тантанасы булды.

Тантанада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Знание» Россия җәмгыяте лекторы Анастасия Исаева катнашты. Ул талантлы яшьләргә ярдәм итүнең һәм аларның киләчәк үсеше өчен шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады: «Без талантлы мәктәп укучыларыбыз белән горурланабыз һәм аларның белемгә, яңа казанышларга омтылышын үстерергә ярдәм итәчәкбез».

«Ел укучысы – 2025» мактаулы исеменә Казанның Мәскәү районы 2 нче номерлы лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин ия булды. Ул Бөтенроссия олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, яшьтәшләре өчен максатчанлык һәм үҗәтлек үрнәге булды.

Мәктәп, муниципаль, Республика һәм Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этапларында барлыгы 12 000нән артык талантлы укучы катнашты. Быел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 558 укучы катнашты, шуларның 55е җиңүче һәм 210ы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International