Татарстан шәһәрләрен үстерү институты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Күрше Фест» конкурсын үткәрә.
«Күрше Фест» конкурсы үз ишегалдында чаралар оештыру өчен 500 мең сумга кадәр акча отарга мөмкинлек бирә. Конкурсның приз фонды 20 млн сум тәшкил итә. Катнашуга гаризалар 15 июньгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителәчәк. Җиңүчеләр 1 июльдә игълан ителәчәк, ә чараларны җәйге сезон дәвамында 30 сентябрьгә кадәр үз ишегалларында уздырырга мөмкин булачак.
Конкурс үз ишегалдын аның тирәсендә яшәүче кешеләр бер-берсен исемнәре белән белә торган, бергәләшеп бәйрәм итә һәм үзара ярдәмләшә торган урын итәргә теләүчеләр өчен булдырылган.
Түбәндәге проектлар хупланачак:
– Халыкны берләштерә торган –уртак бәйрәмнәр, мастер-класслар яисә файдалы активлыклар аша
– Ишегалларын уңайлырак итә торган – физик яктан гына түгел, атмосфера ягыннан да
– Традицияләр тудыра торган – тату күршелек күренеше бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә тормыш нормасы булсын өчен
Татарстан Республикасының 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы актив кешесе катнаша ала, ә атап әйткәндә:
– үзмәшгуль физик затлар,
– идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар (хәрәкәтләр, фондлар һ.б.).
Мәйданчыклар: Татарстан Республикасы буенча күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләре (шәһәрләр, шәһәр тибындагы поселоклар, авыллар)
Акчаны нәрсәгә сарыф итәргә мөмкин?
– Чаралар оештыру (артистлар, тренерлар, спикерлар эшенә түләү, костюмнар, спорт һәм бакча җиһазлары, үсентеләр, азык-төлек һәм су сатып алу)
– Җиһазларны арендага алу (өстәлләр, урындыклар, тавыш җиһазлары)
– Оештыручыларның хезмәт хакы (оештыручылар командасының, конкурста җиңүчеләрнең хезмәт хакы)
– Катнашучылар өчен призлар (тарату продукциясен эшләү өчен полиграфия һәм график дизайнерлар хезмәтләре)
– Транспорт чыгымнары
Алкоголь, тәмәке, оргтехника сатып алуга, штрафлар түләүгә, сәясәткә һәм чарага бәйле булмаган чыгымнарга акча тотарга ярамый.
Сез нинди чаралар үткәрә аласыз?
– Һөнәри юнәлештә
– Театр эшлеклеләренә ярдәм итү
– Патриотик чаралар
– Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү
– Ишегалды спорты төрләре
– Сәламәт яшәү рәвеше
– Йорт хайваннары өчен проектлар
– Экологик чаралар
– Милли-мәдәни вакыйгалар
– Гаиләләр өчен чаралар
– Ишегалдында фәнне популярлаштыру
Гаризаны ничек тапшырырга
1. Конкурсның Нигезләмәсен өйрәнергә һәм чаралар идеясен уйларга
2. Документларны (чараларның сценарий планын, проект сметасын) әзерләргә
3. Катнашучы анкетасын тутырырга һәм нәтиҗәләр көтәргә
Түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә һәм конкурс белән җентекләбрәк танышырга мөмкин: https://dvor.tatar/konkurs/