«Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы кунаклары килә башлады

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Бүген «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы кунаклары килә башлады. РФ Иҗтимагый палатасының милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм миграция комиссиясеннән коллегалары белән бергә аның рәисе Владимир Зорин, шулай ук экспертларның зур төркеме дә килде.

15 майда форум кысаларында «Традицион кыйммәтләрне саклауда һәм ныгытуда БРИКС илләре дини оешмаларының үзара хезмәттәшлек потенциалын үстерү» Халыкара түгәрәк өстәле узачак, аны Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасының милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм миграция буенча комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International