2025 елның 18 апрелендә Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан традицион «Кадет балы» үткәрелде. Сигезенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр балалар сугыш еллары җырлары музыкасына биеделәр. Балны оештыруда Әгерҗе районы Иҗтимагый Советының социаль мәсьәләләр буенча Даими комиссиясе рәисе Лутошкина Р.Ф. ярдәм итте.


