Республика комиссиясе 2025 елда граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Республика комиссиясе 2025 елда граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Конкурсның максаты – граждан җәмгыятен үстерүдә катнашучы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү.

Гаризалар 2025 елның 17 апреленнән 31 маена кадәр кабул ителә. Гаризагызны сыйфатлы итеп эшләп өлгерү, компетентлы белгечләр җәлеп итү һәм барлык кирәкле ярдәм хатларын алу өчен гариза тутыруны соңгы көнгә калдырмаска киңәш итәбез.

Җиңүчеләр 2025 елның август ахырында билгеле булачак.

Җиңүче проектлар 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак.

Тулырак мәгълүмат: https://xn--80aaaaan5edveliabd1l.xn--p1ai/contests/15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International