13 мартта ТР Дәүләт торак инспекциясе Иҗтимагый советының яңа составының беренче утырышы булды. Совет әгъзаларына кереш сүз белән ТР ДТИ башлыгы Александр Тыгин мөрәҗәгать итте.
Утырышта Иҗтимагый совет рәисе, рәис урынбасары кандидатуралары каралды һәм расланды, советның 2025 елга эш планы расланды. Иҗтимагый совет рәисе итеп ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрид Сафинны расладылар.
«ТР ДТИ эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе» ДКУ директоры Екатерина Акулина күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны ачуны контрольда тоту турында сөйләде.