Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзалары Әхмәдишина Л.М., Зарипова З. Р. алты мәктәпнең ата-аналар комитеты «Иң тату сыйныф» исеменә ярышкан район конкурсында жюри сыйфатында катнаштылар.
Әлеге бәйге – ата-аналарга үзләренең креативлыкларын күрсәтү, файдалы тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм мәктәптә дустанә атмосфера булдыруга өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.
«Иң тату сыйныф» конкурсы – ата-аналар инициативасы, ул укучыларның гаиләләре һәм мәктәп арасында элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән. Конкурсның төп максаты – ата-аналарның үз балаларына укуда ничек ярдәм итүләре, сыйныф һәм мәктәп тормышында катнашулары, шулай ук укучылар һәм аларның гаиләләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүләре турындагы үз тарихлары, тәҗрибәләре һәм идеяләре белән уртаклашу.




