23 гыйнварда Әгерҗе районы Иҗтимагый советының милли һәм яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча даими комиссиясе әгъзасы Наталья Мөхәммәтҗанова «Локомотив» футбол манежында хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләр арасында Ватанны саклаучылар елын ачу уңаеннан футбол буенча иптәшләрчә уен оештырды.
Хөрмәтле кунак буларак СВОда катнашучы килде, ул булачак Ватанны саклаучыларга теләк сүзләрен җиткерде.

