2026 елның 19 маенда «БЛАГОВЕСТ» социаль проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм фонды «БУЫННАР ЭЛЕМТӘСЕ» Бөтенроссия рухи- патриотик һәм социаль-экологик проекты кысаларында ел саен оештырыла торган «Бакча – буыннар элемтәсе» Россиякүләм акциясен үткәрә. 2026 елда акция «Бакчалар утыртабыз – Җиңүне якынайтабыз!» девизы астында үткәрелә.
Акциянең максаты – үсентеләр утыртуның яңа традициясен булдыру, социаль-мәдәни кыйммәтләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү, табигатькә сакчыл караш формалаштыру, кешеләрнең рухи бердәмлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
Акциянең бурычлары:
⎯ бер үк вакытта үсентеләр (күбесенчә җимеш агачлары) утырту;
⎯ максималь санда катнашучылар җәлеп итү;
⎯ җиләк-җимеш бакчаларын утырту һәм аларны карап тоту культурасын формалаштыру;
⎯ табигатьтән файдалану мөнәсәбәтен коррекцияләү.
Проект Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 9 ноябрендәге 809 номерлы һәм 2025 елның 25 декабрендәге 962 номерлы (Россия халыклары бердәмлеге елы) Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Проектның географиясе ел саен киңәя бара: Россия Федерациясенең яңа субъектларын да кертеп,
2023 елда анда 63 төбәктә, 2024 елда ⎯ 78 , 2025 елда – 81 төбәктә яшәүчеләр катнашты.
Проектны Россия төбәкләре министрлыклары, ведомстволары һәм җитәкчеләре, ветераннар иҗтимагый оешмалары, предприятиеләр һәм уку йортлары хуплый.
Теләге булган һәркемне гаиләләре һәм коллективлары белән үсентеләр утыртырга чакырабыз!
https://fondblagovest.ru/sad-svyaz-pokolenij/сайтында акциянең нечкәлекләре белән танышырга һәм катнашучы булырга мөмкин.
Фондның «ВКонтакте»дагы рәсми төркеме: https://vk.com/info.fondblagovest
Игътибар итегез: башка шундый атамалы фондларның әлеге акциягә мөнәсәбәте юк.