2024 елның 17 октябрендә Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Федорова Тамара Трофимовна Казанның Яңа Савин районындагы 179 нчы гимназиядә беренче сыйныф укучыларының «Гимназистлыкка багышлау» традицион бәйрәмендә катнашты.
Тантаналы һәм бәйрәм рухында 195 беренче сыйныф укучысына «гимназист» исеме бирелде. Тамара Трофимовна аларны мәктәп тормышындагы бу мөһим вакыйга белән бик җылы котлады.
Хәзер алар «179 координаталары»ның тулы хокуклы әгъзалары булдылар, күкрәк билгеләре һәм бүләк сыйфатында Атласлар алдылар. Беренче сыйныф укучылары горурланып ант иттеләр һәм үзләре дә концерт программасында актив катнаштылар.
Чарада шулай ук ата-аналар, педагоглар, ТИСБИ көллияте студентлары катнашты. Булачак педагогларга башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә башка күз белән карау мөмкинлеге бирелде: алар массакүләм чараларны ничек дөрес оештырырга, укучылар, ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне ничек дөрес төзергә икәнен күзәттеләр. Студентларда гимназиянең белем бирү-үстерү мохите зур кызыксыну уятты, чөнки нәкъ менә шушы заманча учреждение аларның педагогик практика узу урыны булачак.
Чара тәмамлангач, Тамара Трофимовна әти-әниләр белән очрашты, мәгарифнең актуаль проблемалары буенча борчыган сорауларга җавап бирде.