Иҗтимагый палата әгъзалары һәм экспертлары 2025 елга сәламәтлек саклауның өстенлекле бурычларын билгеләүдә катнаштылар

2024 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2025 елга экспертлар тарафыннан тәкъдим ителгән министрлык максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча фикер алышу булды. Утырыш барышында 16 өстенлекле максат һәм бурыч формалаштырылды, алар Проект порталында (http://publictasks.tatarstan.ru) һәм министрлыкның онлайн-тавыш бирү сайтында урнаштырылачак. Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе рәисе урынбасары Анна Мөбәрәкшина һәм комиссия әгъзасы Тимур Бикмуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International