Казанда БРИКС саммиты алдыннан Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә БРИКС эшлекле советы чаралары узды.
Көн тәртибенә Советның эш төркемнәренең йомгаклау утырышлары, Советның еллык утырышы һәм БРИКС эшлекле форумы кертелде, анда бизнес, эшлекле даирә вәкилләре һәм берләшмә илләренең рәсми вәкилләре катнашты.
Чараны оештыручылар: БРИКС эшлекле советы (BRICS Business council) һәм РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Катнаштылар: РФ Президенты, БРИКС эшлекле советы рәисе, РФ ССП Президенты, БРИКС эшлекле советының эшче төркемнәре җитәкчеләре, Брикс эшлекле советының Милли бүлекләре рәисләре, Кытай Сәнәгать-сәүдә банкының Директорлар советы рәисләре, Халыкара сәүдәне үстерүгә ярдәм итү буенча Кытай комитеты рәисе.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Аммар әл-Анси халыкара элемтәләрне киңәйтү, Россия венчур форумына яңа партнерлар җәлеп итү һәм БРИКС берләшмәсенең халыкара эшлекле көн тәртибе һәм үсеш стратегиясе белән танышу максатында БРИКС эшлекле советы чараларында катнашты.