ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Аммар әл-Анси Global vision summit'та катнашты

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

5-6 октябрьдә Мәскәүдә Global vision summit – зур мәгълүматлар, цифрлы активлар һәм яңа технологик торыш өлкәсендә халыкара саммит узды. Быел чара тышкы базар белән эшләү, ясалма интеллект технологияләрен һәм цифрлы активларны үстерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим платформага әверелде. Форумга цифрлы икътисадны үстерү буенча тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашырга әзер булган 4000нән артык эшмәкәр һәм эксперт җыелды.

Саммит кысаларында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Идея» инновацион-җитештерү технопаркының акселерация программалары җитәкчесе Аммар әл-Анси «Россия компанияләренең IT чишелешләрен MENA төбәгенә халыкара экспортлау» секциясендә катнашты, анда ул киләсе елның апрелендә Казанда узачак Россия венчур форумы - 2025'кә стартапларны сайлап алу программасында катнашу аша тышкы базарлар белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International