Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсенең Туфан Миңнуллин паркында «Татарстанның ныклы гаиләләре аллеясы» барлыкка килде. Аллея утырту инициаторы - «Ныклы гаилә» Иҗтимагый советы ФПП, Игелекле эшләр гаилә хәрәкәте активы. Татарстан Иҗтимагый палатасында агач утыртуны хупладылар.
Юкә аллеясына нигез салу 2 октябрьдә булды. Кама Тамагы районының ныклы, бәхетле, имин 10 гаиләсе яшь агачлар утыртты. Күп гаиләләр тулы состав белән килде.
Мәсәлән, Антоновка авылыннан Айгөл һәм Ренат Шәйхәйдаровларның 5 баласы бар, һәм алар барысы да агач утыртуда бик актив катнаштылар: әтиләренә агач утырту өчен чокыр казырга, әниләренә агач тотып торырга, кәүсә тирәли әйләнәне әзерләргә һәм су сибәргә булыштылар. Инициативаның асылы шунда иде: балалар: «Безнең үз ыру агачыбыз бар, без аны карыйбыз, ул безнең белән бергә туган районыбыз җирендә үсә», - дип әйтә алсын өчен, исемле, гаилә агачлары аллеялары утырту. Гаиләләрнең бергәләп агач утыртуы үсеп килүче буында табигатькә һәм экологиягә сакчыл караш тәрбияли, кече Ватанга карата патриотик хисләрне ныгыта.
Бик матур гаилә бәйрәме булды, анда район башлыгы Наил Вазыхов катнашты. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ныклы гаилә» Иҗтимагый советы ФПП рәисе Изольда Жуйкова аллеяның яртысын гаиләләр – игелекле эшләр гаилә хәрәкәте волонтерлары утыртканын шатланып билгеләп үтте.
Кама Тамагы районының «Татарстанның ныклы гаиләләр аллеясы»н утырту инициативасы башка муниципаль районнар тарафыннан да хупланыр дип өметләнәбез. «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» бит.