Азнакай районы Иҗтимагый советы рәисе Лилия Әхмәдишина комиссия составында ТР Дәүләт Советы депутаты Һадиев Т.Г. һәм Азнакай Советы депутаты Шәйхлисламов Р. Р. белән капиталь ремонттан соң «Точка роста» мәгариф үзәгенең мәктәп ашханәсендә булдылар.
Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, мәктәп балаларны кабул итәргә әзер, пешекчеләр яңа җиһазлар һәм продукция складларын күрсәттеләр.