2024 елның 28 августында «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында Әкият терапиясе сеансы узды, ул кызыклы сюжет һәм гади сүзләр ярдәмендә ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңүен аңлатырга ярдәм итте. Хастаханә пациентлары өчен әкиятне Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Рифгать улы Кадыйров укыды.
«Әкият терапиясе» проекты ТР ССМ БРКХ ДАССОның «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында яшәүче кечкенә пациентларына психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Нәкъ менә монда балалар хастаханәдә катлаулы һәм озак дәвалана торган гаиләләр бушлай яши.
Йортта яшәүчеләрне һәм хастаханә пациентларын язучы Шарль Перроның «Золушка турында әкият»е белән ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров таныштырды.
«Золушка турында әкият» очраклы гына сайланмаган – чөнки әкият безне безнең барлык яхшы гамәлләребез иртәме-соңмы бүләкләнә, ә мәкерле интригалар бернинди яхшылыкка китерми дип өйрәтә. Министр хастаханәнең кечкенә пациентлары белән бергә күп кенә танылган халык әкиятләрен һәм хәтта заманча «Фиксикларны» искә төшерде.
«… Бик шәп, сез шулкадәр күп әкият беләсез. Әкият ул - яңа белем чыганагы һәм теләсә кайсы әкияттә сабак бар. Барлык әкиятләр дә безне яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңәргә өйрәтә. Яхшылык дөньяны коткарыр, дип халыкта болай гына әйтмиләр.
Мин барлык балаларга да әти-әниләрегезгә хөрмәт белән каравыгызны, якыннарыгызны, гаиләгезне кадерләвегезне телим. Ә киләчәктә үз гаиләләребезне һәм үз йортыбызны төзегез...», - дип билгеләп үтте Азат Рифгать улы Кадыйров.
Әкиятне ата-аналар да кызыксынып тыңлады. Алар балалар белән әсәрнең сюжеты һәм аның персонажлары турында фикер алышуда актив катнаштылар.
«Әкият терапиясе» проекты безнең балалар өчен бик мөһим проект. Ул аларны больница процедураларыннан читкә юнәлтә. Балаларның кәефе күтәрелә һәм бу анализ нәтиҗәләренә нык тәэсир итә. Әкиятләр, ә бүген безнең видеорәтле әкият булды, тырышлык, игътибарлылык һәм текстны тыңлап кабул итү сәләтен үстерәләр. Бу хәзерге балалар өчен бик кирәкле күнекмәләр. Мондый әкият геройлары ярдәмендә балаларда шундый ук игелекле, ярдәмчел булу һәм үз максатларына ирешергә өйрәнү теләге туа...», - дип уртаклашты әтисе Андрей Касаткин.
Әкият терапиясе белән гаилә йортының өлкәннәре һәм кечкенәләре 2016 елдан бирле таныш. Проектның инициаторы - ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева. «Гаилә бергә» хәйрия фонды белән берлектә Анастасия Георгиевна ай саен Казанның һәм республиканың танылган кешеләрен Йортка әкиятләр укырга чакыра.