Дөньякүләм гуманитар ярдәм көнендә Татарстанның яшь гвардиячеләре Донбасска гуманитар миссия белән бардылар

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» активистлары Гомумроссия халык фронты белән берлектә Донбасска гуманитар миссия белән киттеләр.

Миссия кысаларында Яшь гвардиячеләр хәрби хезмәткәрләргә 4 автомобиль тапшырачак (2 UAZ Patriot, Chevrolet Niva һәм Kia Magentis машиналары). Шулай ук активистлар өстәмә гуманитар ярдәм: генераторлар, ксерокс, бензин пычкылары, шәхси гигиена чаралары, газ баллоннары, озак саклана торган азык-төлек, эчәргә яраклы су, беренчел кирәк-яраклар һәм кием-салым илтәчәк. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 1,5 тоннадан артык.

Шулай ук гуманитар йөк составында яшь гвардиячеләр хәрбиләргә активистларның элегрәк балалар белән бергә язган хатларын алып барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International