Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе утырышы үткәрелде

2024 елның 2 августы, җомга

2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Тамара Федорова рәислегендә Фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышында ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Асия Тимирясова катнашты.

Утырышның төп темасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны VI Республика форумына әзерләү һәм «Дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруда коммерцияле булмаган оешмаларның роле» секциясен оештыру булды. Эш барышында спикерлар, докладчылар, модераторлар билгеләнде. «Дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруда НКОның роле» секциясе 2024 елның 19 августында 09:30 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында (Казан шәһ., Мәскәү ур., 42) узачак.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - комиссия әгъзаларының җәмәгать контролен гамәлгә ашыру максатында республиканың шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерьларына бару графигын төзү. Мондый беренче сәфәр 6 августта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре белән берлектә «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерына һәм «Восток» балалар лагерена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International