Ачык формалаштырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча 1 нче яртыеллык эш йомгаклары буенча беренче утырыш узды

2024 елның 16 июле, сишәмбе

2024 елда алты социаль министрлык тарафыннан гражданнардан ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланган 36 приоритетны үтәү буенча эш алып барыла. Анда 34,7 мең кеше катнашты. Гражданнар экспертлар әзерләгән тәкъдимнәр өчен үз тавышларын биреп кенә калмады, 3,7 мең өстәмә тәкъдим һәм комментарийлар да калдырды.

Июль аенда министрлыклар каршындагы иҗтимагый советлар утырышлары планлаштырылган, анда хакимият органнары 2024 елның беренче яртыеллыгында ачык максатларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирәчәк. Фикер алышуларда иҗтимагый совет әгъзалары һәм проект экспертлары гына түгел, ә барлык кызыксынучы гражданнар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары да катнаша алачак (алдан теркәлгән очракта).

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышында 2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча башкарган эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елга максатлар һәм бурычлар саны биш:

1. Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру кысаларында онкология авыруларын иртә диагностикалау һәм яман шешләрне кимендә 60% очракта 1-2 стадиядә ачыклау;

2. Поликлиникаларның табиблар белән тәэмин ителешен 94,1% тан 95,5% ка кадәр арттырырга;

3. Табибларның һәм урта медицина персоналының уртача хезмәт хакының Татарстан Республикасындагы уртача хезмәт хакына нисбәтен 200% һәм 100% тан да ким булмаган дәрәҗәдә саклап калырга;

4. Мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына медицина реабилитациясе күрсәтелгән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең санын 35 мең кешедән 36 мең кешегә кадәр арттырырга;

5. Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларны диспансерда күзәтү кысаларында медицина хезмәтләрен колачлауны диспансер күзәтүе астында торучы андый пациентларның гомуми саныннан 70% тан 80% ка кадәр арттырырга.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов: «Без Идел буе федераль округында демографик күрсәткечләр буенча элеккечә беренче урында торабыз. Стратегик яктан мөһим булган «Сәламәтлек саклау», «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хисап тоту чорында без барлык максатчан күрсәткечләрне дә үти алдык» - дип билгеләп үтте.

Нәтиҗәләр турында иҗтимагый фикер алышуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, экспертлар төркеме, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының идарә һәм бүлек җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Онкология авырулары, кадрлар мәсьәләсе буенча актив фикер алышу булды.

Бюджет акчаларын анализлау мәсьәләсе буенча фикер алышу барышында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит Сафин авыр пациентларны районнардан Республика клиник хастаханәсенә йөрткәндә медицина вертолетын һәм реанимобильләрне куллануның нәтиҗәлелеген карарга тәкъдим итте.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче яртыеллык эшен канәгатьләнерлек дип танырга карар ителде. Максатлар һәм бурычлар үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International