24 майда Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, яшьләр сәясәте һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.
Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева һәм ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Маргарита Максимова катнашты.
Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков җиткерде. Ул, аерым алганда, бу җәйдә 1 686 оешма базасында 220 меңнән артык бала ял итә алачагын билгеләп үтте. Балалар һәм яшүсмерләр 114 стационар шәһәр читендәге лагерьларда (78 631 кеше), 11 шифаханә-курорт оешмаларында (7 700 кеше), 46 палатка тибындагы лагерьларда (12 529 кеше), 885 мәктәп яны лагерьларында (56 884 кеше), 626 хезмәт һәм ял лагерьларында (11 315 кеше) урнашачак Кара диңгез яр буендагы лагерьларда (4 996 кеше) урын алачак.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ведомство җаваплы булган профильле лагерьлар эше һәм аларда белем бирү һәм тәрбия программаларын гамәлгә ашыру турында өстәмә мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, профильле лагерьларда 103 меңнән артык бала ял итәчәк, шул исәптән хезмәт һәм ял лагерьларында 11 меңгә якын яшүсмер. Министрлык тарафыннан 50 программа гамәлгә ашырыла, шул исәптән мәгариф, патриотик, иҗади һәм спорт программалары.
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова «2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» закон проектын тәкъдим итте. 2023 елда керемнәр буенча Фонд бюджеты үтәлеше 71,7 млрд сум тәшкил итә, план күрсәткечләренә карата 1,1 млрд сумга арта. Бюджетның чыгым өлеше 72,2 млрд сумга үтәлгән. Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан фонд кеременә 60,9 млрд сумлык бюджетара трансфертлар кергән. Мәҗбүри медицина иминияте Федераль фонды бюджетыннан кергән акчалар күләме керемнәрнең гомуми суммасында 85% тәшкил итә. Татарстан Республикасы бюджетыннан фонд бюджетына бюджетара трансфертлар 10 млрд сумнан артык кергән.
Закон проектын тикшерүдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, депутатлар Алексей Созинов, Нина Шимина катнашты. Комитет әгъзалары тәкъдим ителгән закон проектын хупладылар һәм кабул ителгән карар турында мәгълүматны Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетына җибәрделәр.
Яшьләр сәясәте һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнде.