2024 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТКХ һәм экология буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш кысаларында комиссия әгъзалары 2024 елның I кварталында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, комиссиянең якын планнары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
2024 елда узачак социаль юнәлешле оешмаларның VI форумы секцияләренең берсен планлаштыру аерым мәсьәлә булып тора. Комиссия әгъзалары Форум кысаларында каралырга тиешле темалар турында үз тәкъдимнәрен әзерлиләр.