Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

ТР Иҗтимагый палатасыннан утырыш эшендә Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссия әгъзасы Артем Кузнецов катнашты.

Республика ЗАГС Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина үз докладында 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан, элеккечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә, дип билгеләп үтте. 1000 кешегә исәпләгәндә дә, абсолют саны буенча да республика туу турында актлар буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Хисап чорында аларның саны 36766 тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,4% ка кимрәк. Шул ук вакытта кимү темплары узган ел белән чагыштырганда сизелерлек акрынайган. Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2008 елдан бирле өзлексез арта бара. Бу халык санын тотрыкландыруның мөһим факторы булып тора, аның алга таба үсеше өчен перспективалар формалаштыра.

Республикада һәр бишенче бала 2023 елда «Бала тууы» суперсервисы  ярдәмендә теркәлгән – бу 7687 бала.

Татарстан Республикасында шулай ук Идел буе федераль округында 1000 кешегә үлемне теркәү буенча иң түбән дәрәҗә билгеләнә. 2022 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч буенча кимү 5 процентка якын тәшкил итте. Барлыгы 42736 үлем акты теркәлгән, бу пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда азрак.

Элеккечә, Татарстан гаилә берлекләре саны буенча Идел буенда абсолют лидер. 2023 елда аларның саны 25219 тәшкил иткән.

Республикада никахны өзү турында теркәлгән актлар саны тотрыклы кими – хисап чорында 14266. Икенче ел рәттән алар 2,1 процентка азрак теркәлә. Аерылышкан никахлар саны буенча республиканың Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечләрнең берсе бар (1000 кешегә 3,6). Никахны өзүнең 78% тан артыгын республиканың ЗАГС органнары суд карарлары буенча рәсмиләштергән.

Идарә узган ел дәвамында гаилә традицияләрен популярлаштыру, аеруча яшьләр арасында ныклы гаилә кыйммәтләрен алга сөрү буенча зур системалы эш алып барды.

2023 елда Татарстан Республикасы ЗАГС органнары тарафыннан 17867 никахлашу тантанасы, 11000 нән артык исем кушу, 3171 гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү үткәрелде, шуларның 1900 нән артыгы 50 ел бергә яшәде, ә 369ы – «бриллиант» юбилярлар (60 ел никахлашу), бер пар таҗ туйларын билгеләп үтте (75 ел гаилә тормышы).

Татарстан ЗАГС органнары эшенә республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева йомгак ясады. Үз чыгышында ул ЗАГС органнары хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елында иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары белән берлектә традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән зур эш башкарылачагын билгеләп үтте.

 

Мәгълүмат һәм фото​ – https://zags.tatarstan.ru/index.htm/news/2273174.htm 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International