2024 елның 26 гыйнварында ВКонтакте социаль челтәрендә «Коммерцияле булмаган секторга кертү» темасына туры эфир узачак. Белем бирү очрашуында катнашырга Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре чакырыла.
Туры эфирны икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү мәсьәләләре буенча фәнни мәкаләләр авторы Варвара Кулькова һәм "ОКНО" сыйфат үзәге генераль директоры Илона Южакова үткәрәчәк.
Онлайн-очрашуда коммерцияле булмаган секторның барлыкка килү тарихы һәм теориясе турында; коммерцияле булмаган оешмаларның асылы, максатлары һәм миссиясе турында; коммерцияле булмаган оешмалар, хакимият органнары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында хезмәттәшлекнең төп принциплары турында мәсьәләләрне карау планлаштырыла.
Трансляция "ОКНО" сыйфат үзәге автоном коммерцияле булмаган оешма җәмәгатьчелегендә https://vk.com/oknokachestvo сылтамасы буенча узачак .
Мәгълүмат һәм фото – https://vk.com/wall-154466849_562