Җир турында һәм ул турыда гына да түгел

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

2023 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору» темасына «Кайнар линия» узды.

Татарстанлыларның гомуми өлешле милектә пай бүлеп бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә; күршеләр арасында җир кишәрлекләрен бүлеп бирүче чик турындагы бәхәскә; ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты Эльвина Гатауллина, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Ветераннар советы рәисе Фәрит Мусин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Артур Мостаев һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Ксения Кондратьева җавап бирде.

Мөрәҗәгатьләрнең һәм сорауларның бер өлеше эшкә алынды. Аларга гариза бирүчеләр билгеләнгән срокларда индивидуаль рәвештә җавап алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International