Дмитрий Романов Күпфатирлы йортлар советын булдыруның мөһимлеге турында сөйләде

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Торак-коммуналь хуҗалык һәм экология буенча комиссиясе рәисе, «Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге ассоциациясе» башкарма директоры Дмитрий Романов Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарә Координация советы утырышында катнашты һәм күпфатирлы йортлар советлары турында доклад белән чыгыш ясады.

Утырышның көн тәртибендә торак фондын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча идарәче компанияләр белән территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эш тәҗрибәсен карау мәсьәләләре каралды. Кереш сүз белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин чыгыш ясады. Шулай ук Икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин 2023 елда Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре турында сөйләде.

Дмитрий Романов Күпфатирлы йортлар советлары, Күпфатирлы йортлар советының вәкаләтләре турында сөйләде.

«Совет йортның күп кенә милекчеләренең активлык үзәгенә әверелергә мөмкин. Йорт советында, комиссияләрдә эшләү күп санлы кешеләргә актив һәм грамоталы милекче булырга, күршеләре белән элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә (күнекмәләр эш барышында килә!). Аралашу һәм уртак гамәлләр аша, анда яшәүнең уңайлылыгын арттыру өчен, уртак карарлар кабул итәргә һәм аларны тормышка ашырырга сәләтле коллектив формалаша. Нәкъ менә шундый уртак эш территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә үз территорияләре чикләрендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк. – дип сөйләде Дмитрий Романов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International