ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары Республика Рәисе каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышында катнаштылар

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

20 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча республика Рәис комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча комиссиясе әгъзалары: Данис Шакиров, Илфар хәзрәт Хәсәнов, Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Олег Агапов катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан парламент үзәгенең икенче катындагы фойеда утырышта катнашучылар комиссия гамәлгә ашыра торган проектлар күргәзмәсе белән таныштылар. Биредә телевизион проектлар һәм китап продукциясе, газета-журнал стендлары һәм театр репертуарлары, мәктәпләрнең белем бирү эшләнмәләре һәм иҗат коллективларының концерт номерлары тәкъдим ителде.

Чарада ике телле һәм күп телле укыту мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик юнәлешләрен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов тарафыннан Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International