Эшмәкәрләрнең ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары белән очрашуы узды

2023 елның 20 октябре, җомга

19 октябрьдә эшмәкәрләрнең Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары белән эшлекле төшке ашта очрашуы булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары катнашты.

Эшмәкәрләр белән очрашуда Родион Карпов безнең республикада җитештерүчеләр өчен нинди ярдәм чаралары булуы турында сөйләде.

Эшмәкәрләр үз чиратында икътисад үсешен тизләтү өчен дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары әйтелгән барлык тәкъдимнәрне формалаштыруны һәм министрлыкка алга таба эшкәртүгә җибәрүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International