«Игелекле Татарстан» республика ирекле эшчәнлек премиясенең гариза кампаниясе бара.
Төрле юнәлешләр каралган: сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, махсус хәрби операция үткәрү зонасында ярдәм һәм башкалар.
Премиянең төп максаты – Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.
Премиядә 8 яшьтән өлкәнрәк булган теләсә кайсы волонтер, ирекле оешмалар һәм бизнес вәкилләре катнаша ала.
Премия кысаларында өч юнәлеш аерылып тора:
- «Волонтерлар»,
- «Командалар»
- «Бизнес»
«Татарстан Республикасы Ел волонтеры-2023» Гран — при» номинациясе кысаларында ел волонтеры аерым билгеләнә.
Гариза бирү өчен кирәк була:
- 3 ел эчендә ирекле эшчәнлектәге казанышлардан торган портфолио тупларга;
- Иҗади бирем әзерләргә: «Волонтерлар» һәм «Татарстан Республикасы Ел волонтеры-2023» Гран — при» юнәлешләре өчен «Минем тормышымда волонтерлык роле» темасына эссе язарга, коллективлар өчен «Барлык волонтерлар булган дөнья. Ул нинди? » темасына видеоролик, ә «Бизнес» юнәлеше өчен халыкка социаль ярдәм күрсәтү, хәйрия ярдәме күрсәтү буенча практикаларның тасвирламасын әзерләргә кирәк;
Түбәндәге сылтама буенча Добро.ру га теркәлергә һәм анкетаны тутырырга: https://dobro.ru/contest/101/apply/.
Премия турында тулырак мәгълүмат Конкурс турында Нигезләмәдә.