16 октябрьдә гаризалар кабул итү тәмамлана, димәк, сыйфатлы проектлар әзерләү өчен «кадерле 5 минут» вакыты бар.
Очрашуның төп темасы – Президент грантлары фонды конкурсына гаризалар әзерләү.
Кайчан: 2023 елның 12 октябрендә 17.00 сәгатьтә
Кайда: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт).
Шәхсән катнаша алмаган катнашучылар өчен видеотрансляция оештырылачак. Сылтама теркәлгәннән соң җибәреләчәк.
Спикерлар: КФУның Ннновацион үсеш идарәсе башлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ресурс ярдәм итү үзәге эксперты Антон Цыганов.
Программада: артык бернәрсә дә юк, бары тик мөһим һәм файдалы мәгълүмат, шулай ук конструктив дустанә аралашу.
Оештыручылар: ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә һәм КФУ ярдәме белән Казан агломерациясенең социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ресурс үзәге («Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы).
Алдан теркәлү кирәк: https://ano-tsentr-innovats-event.timepad.ru/event/2621971/