ТР Иҗтимагый палатасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. А. Зарипова белән очрашу

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

«Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова белән очрашу булачак.

Ветераннарга ярдәм итү, сәламәтлекләрендә төрле чикләүләр булган кешеләрне тернәкләндерү һәм социальләштерү буенча социаль яклау өлкәсендә эшләүче, социаль хезмәтләр күрсәтүче коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләрен, вәкилләрен чакырабыз.

Очрашу 2023 елның 10 октябрендә 13.00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында (Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 137 каб.) узачак.

Түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү кирәк: https://forms.yandex.ru/u/651ee97673cee747d154335d/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International