ТР Спорт министрлыгында 2024 елга максатлар һәм бурычлар турында тәкъдимнәрне тикшерү буенча эксперт сессиясе узды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

4 октябрьдә ведомствода 2024 елга Татарстан Республикасы спорт министрлыгының максатлары һәм бурычлары турындагы тәкъдимнәрне тикшерү буенча эксперт сессиясе узды.

ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгатьчелек контролендә тоту проекты 2018 елда старт алды. 2019 елда Иҗтимагый максатларны һәм бурычларны формалаштыруга Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы кушылды.

Сессия эшендә министрлыкның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыруда катнашу өчен экспертлар төркеме, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары Ширеев Булат Гали улы һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан ТР Иҗтимагый палатасы Яшьләр эшләре, ирекле эшчәнлекне үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе әгъзалары Алексей Софронов, Мария Крюкова, Дамир Нургалиев катнашты.

Сессиядә катнашучылар киләсе елга Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының максатлары һәм бурычлары турында килгән тәкъдимнәрне тикшерү һәм төзәтү өчен җыелдылар. Министрлыкның максатлары һәм бурычлары буенча Экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр җыю агымдагы елның 12-25 сентябрендә үткәрелде.

Сессия нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр исемлеге экспертлар, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашында Иҗтимагый совет утырышында каралачак. Утырыштан соң проект порталында урнаштырылачак 15-20 максаттан торган исемлек төзеләчәк.

Киләсе этап – халык арасында сораштыру үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International