АЛГА ирекле батальоны сугышчысы белән очрашу

2023 елның 15 сентябре, җомга

Яшьләрне патриотик тәрбияләү кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография буенча комиссиясе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом» Республиа хәрәкәте һәм Казан медицина көллияте студентларның «АЛГА» ирекле батальоны сугышчысы Наил Садреев белән очрашуын үткәрде.

Наил үзенең тарихы белән уртаклашты, ул махсус хәрби операция зонасына барырга карар итүе, фронттагы тормыш, көнкүреш, операциянең үзе, үзе белән хезмәт иткән хәрбиләр турында сөйләде. Хәрби шартларда медицина хезмәткәрләренең үз миссияләрен нинди нәтиҗә белән башкарулары турында сокланып сөйләде. Ахырда ул балаларга: «Бернәрсәдән дә курыкмагыз! Дөньяга киң күзләр белән карагыз. Көн саен яхшы нәрсә эшләгез. Онытмагыз, болар барысы да сезгә калачак. Барысы да сезнең кулда!»

Студентлар, үз чиратында, солдатка сорауларын бирделәр. Махсус хәрби операция зонасына җибәргәндә җыемнарны оештыру белән кызыксындылар, медицина тематикасына сораулар бирделәр, медальләр турында сорадылар. Шулай ук көллият исеменнән Бөек Ватан сугышы табиблары турында «Җиңү хакына» дип аталган истәлекле бүләк тапшырылды.

Бу очрашу ярдәмендә студентлар хәзерге вакыйгаларның әһәмиятенә тирәнрәк карадылар. Бу безнең яшь буынның патриотик хисләрен үстерүдә тагын бер адым булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International