Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмаларын катнашырга чакырабыз.
Гаризаны Фонд сайтында 16 октябрьнең 23:30 сәгатенә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
Конкурста гамәлгә куючылар составында хакимият органнары булмаган һәм 2022 елның 16 октябреннән дә соңга калмыйча, ә 500 мең сумга кадәр грант сораган очракта 2023 елның 16 апреленә кадәр теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Конкурс кампаниясе чорында мөрәҗәгать итүчеләр өчен укыту чаралары Биробиджанда, Владивостокта, Геническида (Херсон өлкәсе), Луганскида, Магаданда, Мелитопольдә (Запорожье өлкәсе), Мурманскида, Нальчикта, Түбән Новгородта, Псковта, Пятигорскида (Ставрополь крае), Рязанида, Салехардта планлаштырылган.
Моннан тыш, сентябрь һәм октябрь айларында конкурста катнашучылар өчен онлайн-форматта традицион укыту узачак, Яңа төбәкләрдән коммерцияле булмаган оешмалар өчен аерым вебинар планлаштырылган.
Гаризаны президентскиегранты.рф адресы буенча фонд сайтында әзерләп юлларга мөмкин.