Иҗтимагый палата рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе З.Р. Вәлиева инициативасы белән һәм республика профсоюзлар Федерациясе һәм аның рәисе Е. И. Кузьмичева ярдәме белән Луганск Халык Республикасы әниләре һәм балаларының «Васильевский» шифаханәсендә гаилә ялы оештырыла. Кунаклар өчен, ә алар нигездә «Донбасс хатын-кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасының активистлары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук мәдәни программа әзерләнде: Казан Кремленә, Дәүләт сынлы сәнгать музеена барып, башкала буйлап күзәтү экскурсиясе, Зөя һәм Раифага бару.
Китәр алдыннан кунакларны җылы, чәй эчереп, Иҗтимагый палатада кабул иттеләр. Палата әгъзалары һәм экспертлары, «Ярдәм» фонды вәкилләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хәзерге катлаулы шартларда Луганск халык республикасы җәмәгатьчеләренең ничек эшләвен игътибар белән тыңладылар, очрашу ахырында алга таба хезмәттәшлек итү өчен берничә тема билгеләделәр, шул исәптән кунаклар иң беренче чиратта Татарстандагы коллегаларыннан нәрсәләргәгә өйрәнергә теләүләре турында сөйләделәр.
Киләсе айда Казанга безнең коммерцияле булмаган оешмаларның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, өлкән буын белән эшләү тәҗрибәсе белән кызыксынучы хатын-кызлар төркеме килүе планлаштырыла.