Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты утырышы узды

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

21 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында З.Р. Вәлиева рәислегендә 2023 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты утырышы узды. Комитет карары белән 23 августтан премиягә дәгъва итү өчен документлар кабул ителә башлый.

Дәгъвачыларның документлары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International