Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2023 елның 23 августында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва итү өчен документлар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучыны Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тәкъдим итә.
Премия түбәндәгеләргә бирелә
- Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге иҗтимагый танылу алган фәнни тикшеренүләре өчен Россия Федерациясе гражданнарына, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга;
- Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш керткәннәре өчен Россия Федерациясе гражданнарына.
Премиягә дәгъва итүчеләр комитетка түбәндәге документларны тәкъдим итәләр:
а) премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында ходатайство;
б) премиягә дәгъва кылучының анкета мәгълүматлары;
в) премиягә тәкъдим ителүгә кадәрге ел өчен премиягә дәгъва кылучының эшчәнлеге турында мәгълүмат;
г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;
д) гамәлгә ашырылган проектларны (инициативаларны) тасвирлау һәм премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча ирешелгән социаль эффект турында күзаллау бирә торган өстәмә материаллар.
Дәгъва кылучыларның документлары 2023 елның 23 августыннан 26 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-95.
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.